Нурбәк Батулла: Татарстанда миңа мәдәният белән элемтә көч бирә

Хореограф үз иҗатын үстерергә нәрсә ярдәм итүе турында сөйләде.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла Татарстанда аны нәрсә тотуын һәм мәдәният белән элемтәне үстерергә нәрсә ярдәм иткәнен әйтте. Бу хакта хореограф Андрей Кузьминга «100 % Татарстан» проекты интервьюсында сөйләде.

«Үз диварларың нәрсә дә булса искә төшерә. Кабан күле ярыннан барганда, йөз ел элек биредән Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан <...> узган булуын күзаллыйсың. Шул ук урамнар буйлап безгә мәдәни мирас калдырган кешеләр йөргәндер», - диде Нурбәк Батулла.

Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә милли тәңгәллекне эзләү алай ук актуаль түгел дип саный хореограф. «Миңа калса, монда үз тәңгәллеген аңларга, балалар белән туган телдә сөйләшү өчен алга таба үсешкә энергия табарга омтылучы бер мин генә түгел», - дип искәртә ул.