Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан халкына «Хәзинә» музыкаль-хореография перформансын күрсәтәләр
Тамаша Камал театры янында узачак.
(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә Кабан күле яр буенда Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары «Хәзинә» музыкаль-хореография перформансын карый алачак. Бу хакта Иҗтимагый киңлекнең «Инстаграм»ында хәбәр ителә.
«Бу кичтә өч музыкант һәм өч биюче Кабан күле серен музыка, тавыш һәм бию аша ачарга тырышачак», — диелә хәбәрдә.
Тамаша перкуссионист Эрик Марковский, Тувадан башкаручы Сугдэр Лудуп, музыкант Анна Благовой, хореограф-куючы һәм «Азатлык мәйданы» заманча хореография фестиваленең арт-директоры Венера Галимова, «Пантера» камера балеты артисткасы, хореограф-куючы, «Бәхетле станциясе» хореография коллективы җитәкчесе Аида Шәйхетдинова һәм педагог, хореограф-куючы Ксения Чичерова катнашында узачак.
Чара Камал театры янында була. Тамаша кичке сәгать җидедә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз