news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тинчурин театры яңа сезонын Кәрим Тинчуринның туган көнендә ача

Театрның яңа 88нче сезоны «Полиционер» спектакле белән ачылачак.

Тинчурин театры яңа сезонын Кәрим Тинчуринның туган көнендә ача
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 26 август, «Татар-информ») Тинчурин театры яңа сезонын күренекле драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин туган көндә — 15 сентябрьдә ача. Сентябрь аеның афишасы әзер.

«Театрның яңа 88нче сезоны „Полиционер“ спектакле белән ачыла», — дип хәбәр итә матбугат үзәге. Спектакль Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Туфан Имаметдинов тарафыннан куелган.

Сентябрь аенда тамашачыга «Галәм. Әгъләм», «Утка очкан күбәләктәй…» кебек премьера спектакльләре, «Беренче мәхәббәт», «Күрәсем килгән иде», «Назлы кияү», «Кияүләр» кебек театр репертуарында күптән булып, тамашачы яратып йөргән әсәрләр тәкъдим ителә.

Тинчурин театры сентябрь аенда яңа баш режиссерны көтә. Театрга баш режиссер итеп Туфан Имаметдиновның билгеләнүе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot