news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә татар рәссамнары картиналары күргәзмәсе ачыла

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары күргәзмәгә 12 сентябрьдән килә алачак.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 11 сентябрьдә Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Мәхәббәт һәм илһам чыганагы» күргәзмәсе ачылачак. Бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгы хәбәр итә.

Экспозиция «Манеж» күргәзмә залында урнашачак. Ул XX гасыр татар рәссамнарының иҗади мирасы һәм хәзерге заман авторларының эшләре белән таныштыра. Биредә пейзаж, натюрморт, портрет, жанр композицияләре кебек әсәрләр тәкъдим ителгән.

Күргәзмәдә Россия һәм Урта Азиядән татар рәссамнарының хезмәтләре тәкъдим ителгән.

Күргәзмә Ш.Мәрҗани исемендәге Фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү фонды коллекциясеннән сәнгать әсәрләре белән таныштыра: алтмыш рәсем һәм график эшләр, шулай ук скульптура.

Шәһәр халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары күргәзмәгә 12 сентябрьдән килә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100