420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Кариев театры бүген Түбән Кабан күле Яр буенда «Галиябану» спектаклен күрсәтә. Спектакль WorldSkills һөнәри осталык чемпионатының мәдәни программасы кысаларында тәкъдим ителә.
«Бүген «Галиябану» спектаклен сайлавыбыз – кунакларга милли классикабызны күрсәтергә теләү. Анда фольклор да бар, милли костюмнар да, җыр-биюләр дә. Спектакль яр буенда ачык һавада уйналачак», - ди Кариев театры директоры урынбасары Лилия Гәрәева.
«Галиябану»да вакыйгалар су буенда бара. Шуңа да Кабан күле буена шушы спектакльне алып чыгасыбыз килде», дип өстәде ул.