news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Qaynar татар рок-төркеме беренче тапкыр алтай телендә җырлар иҗат иткән

Алтай телендә «Chogodogon», «Kus», «Enirler» кебек җырларны тыңларга була.

Qaynar татар рок-төркеме беренче тапкыр алтай телендә җырлар иҗат иткән
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). qaynar лабораториясе алтай телендә яңа җырлар чыгарган. Җырларны клавишаларда уйнаучы, җырчы Байару Такшина иҗат иткән.

«Төркемдәге калган музыкантлар Байару иҗат иткән җырларга яңа эшкәртмәләр өстәгән. Таулар турында „Chogodogon“ дигән халык җырын, көз турында „Kus“, кичләр турында „Enirler“ җырларын ишетергә мөмкин», — дип аңлата оештыручылар.

Татарстан һәм Германиядә иҗат итүче qaynar лабораториясе хәзерге вакытта татар һәм алтай телләрендә яңа җырлар әзерләү белән мәшгуль, диелә хәбәрдә. Җырларны шушы сылтама аша тыңларга мөмкин.

qaynar төркеме 2019 елның ноябрендә Tat Cult Lab лабораториясеннән соң оештырылган. Төркем яңа электрон музыка форматында җырлар башкара. Төркемнең барлык катнашучылары да клавишларда уйный, язмаларда саз, думбра һәм башка акустик уен коралларын ишетеп була.

qaynar төркеме катнашучылары — Рәдиф Кашапов, Сергей Костюжов, Александр Аблаев, Байару Такшина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100