Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иске Татар бистәсе буйлап татарча экскурсиягә алдан язылу башланды
Ул аена бер тапкыр бушлай узачак.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Татар телендә бара торган җәяүле экскурсияләр вакытында Иске Татар бистәсенең төп истәлекле урыннары белән танышып була. Экскурсиягә алдан язылу башланды
Якындагы чара августның икенче яртысында планлаштырылган. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Маршрут «Иске шәһәр» мәдәни объектлары буйлап уза. Сәгать ярымлык экскурсиядә катнашучылар Казан ГЭСы булган урыннан, Мәрҗани урамы буенча, Әл-Мәрҗани мәчете яныннан, Каюм Насыйри урамы буйлап узачак.
Һөнәри гид казанлыларны һәм туристларны мәдәни мирас объектлары тарихы, аларның хуҗаларының биографиясе, аның күренекле кешеләре тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштыра.
Проект «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе катнашында гамәлгә ашырыла. Татар телендә экскурсияләр айга бер тапкыр бушлай, 15-20 кешелек төркемнәр өчен үткәреләчәк, +7(904)714-32-51 телефон номеры буенча алдан язылу сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз