news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Илдар Абдразаков итальян телендә яхшы җырлаган өчен премиягә лаек булды

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Россиянең ихтыяҗ зур булган опера җырчыларының берсе

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Опера җырчысы Илдар Абдразаков җырларны итальян телендә яхшы башкарган өчен премиягә лаек булды. Җырчы социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә шул хакта язды.

«Ла Скала театрында дебютымның егерме еллык юбилей елында Италиядә премия алу минем өчен зур дәрәҗә! „Итальянча җырлауда“ дөньяда искиткеч башкаручы номинациясендә премия өчен VLLABERTELLI фонды президенты Эрминдо Туччига рәхмәт», — ди ул.

Илдар Абдразаков — Россиянең атказанган артисты, ике тапкыр Грэмми премиясе алды, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Россиянең ихтыяҗ зур булган опера җырчыларының берсе, дип яза «Башинформ».

news_right_1
news_right_2
news_bot