news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Рок наркотикларга каршы” акциясе узачак

Шәһәрнең рок-төркемнәре наркотикларгы каршы чыгыш ясаячак

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Бауман урамында шәһәрнең Вахитов районы хакимияте башлангычы буенча “Рок наркотикларга каршы” акциясе узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
16.00дә башланып китәчәк акциядә җирле рок-төркемнәр катнашачак. Егетләр шәһәр кешеләре каршында концерт программасы белән чыгыш ясарга җыена. Волонтерлар үтеп баручыларга наркотик матдәләр куллануга каршы көрәш буенча агитация буклетлары таратачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot