news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов Илгиз Зәйниев пьесасын куя башлый

Җәй буласы премьера чикләүләр аркасында көзгә күчерелгән - ул сентябрьдә көтелә.

Тинчурин театрында Туфан Имаметдинов Илгиз Зәйниев пьесасын куя башлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Рзилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры планлаштырылган спектакльләрен барысын да куячак, бары тик вакыты гына чигерелә. Бүген Тинчурин театр җитәкчелеге матбугат конференциясендә бу сезонда театрның эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм алдагы планнары белән уртаклашты.

«Бу сезон үзенчәлекле булды — төрле режиссерлар эшләде. Дүрт спектакль чыгара алдык. Дүртенчесе — „Карурман“ куелып бетү белән пандемия башланды. Чираттагы спектакль 18 июньдә чыгарга тиеш иде», — диде тетар директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Чираттагы спектакль — Илгиз Зәйниевның «Полиционер» комедиясе. Аны Туфан Имаметдинов куя. Рольләр бүленгән, әсәрне онлайн укулар башланган. Чикләүләр аркасында премьера көзгә күчерелгән — ул сентябрьдә көтелә.

Ноябрь аенда театрда Диана Сафарова Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча «Асыл кош» мюзиклын чыгарыр дип көтелә. Сентябрьдә булырга тиешле соңракка күчерелгән.

«Ноябрьдән спектакль куярга Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевны көтә идек. Аның вакыты күчерелерме — әле сөйләшеп бетерәсе бар», — ди Фәнис Мөсәгыйтов.

Хәзерге вакытта Тинчурин театры артистлары җәйге ялга китте. Алар 2 июльдә ялдан чыгачак һәм репетицияләрне дәвам итәчәк.

Татарстан театрлары санитар-эпидемиологик хәл аркасында 19 марттан спектакльләр күрсәтүне туктаткан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100