news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры артистлары карантин чорында киләчәк репертуарга пьесалар сайлаган

Театр карантин дәвамында туры эфирлар алып барды, архив спектакльләрен интернетка урнаштырды.

Тинчурин театры артистлары карантин чорында киләчәк репертуарга пьесалар сайлаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Карантин чорында Тинчурин театры артистлары утызлап пьеса укыган һәм онлайн чыгышлар ясаган. Тинчурин театры артистлары билгеле сәбәпләр аркасында март аеннан башлап өйдә торган вакытларына нәтиҗә ясадылар.

“Бик күп шигырь китаплары укыдым, пьесалар укып рецензияләр яздык. Заманнан артта калмыйча интернет аша спектакльләр карарга өйрәндек. Ләкин тамашачы барыбер сагындырды”, - диде Тинчурин театрының күренекле артисты Зөфәр Харисов.

“Өлкән буын артистларыбыз телефонга видео төшерергә, интернетка керергә өйрәнделәр”, - дип өстәде Рөстәм Гайзатуллин.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүе буенча пьесалар уку артистларны формада тотарга булышса, алга таба репертуар сайларга дә ярдәм итәчәк.

Театр карантин дәвамында туры эфирлар алып барды, архив спектакльләрен интернетка урнаштырды. Артистлар гимназияләр белән онлайн дәресләр уздырганнар.

Театрның инстаграм челтәрендә язылучылары арткан – хәзер биредә 20 меңләп язылучы бар. Театр моны потенциал тамашачысы дип саный. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100