news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен «ШАЯН балачак» телемарафоны әзерли

1 июньдә танылган артистлар белән туры эфирлар булачак.

«ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен «ШАЯН балачак» телемарафоны әзерли
shayantv.ru

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көнендә «ШАЯН ТВ» каналы балалар өчен «ШАЯН балачак» телемарафоны әзерли. Бу турыда каналның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сезне яхшы кәеф; яңа мультфильмнар; кызыклы тапшырулар; социаль челтәрләрдә танылган артистлар белән туры эфирлар; „ШАЯН ТВ“ каналынан шәп конкурслар һәм истәлеккә бүләкләр көтә. „ШАЯН ТВ“ белән бергә балачак күңелле һәм файдалы узар!» диелә хәбәрдә.

Сылтамалар: youtube.com/ШАЯНТВ,  @shaiantv, / https://shayantv.ru/.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100