Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Озын-озак балачак» спектаклендә 7 тонна авырлыгындагы декорацияләр кулланылган
Уфада Мостай Кәримнең шул исемдәге автобиографик повесте буенча сәхнәләштерелгән спектакленең премьерасы булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шул исемдәге автобиографик повесте буенча сәхнәләштерелгән «Озын-озак балачак» спектакленең премьерасы булды. Спектакльдә 7 тонна авырлыгындагы декорацияләр һәм костюмнар кулланылган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Спектакль авторның улы – Илгиз Кәримов тәрҗемәсендә рус телендә куелган. Инсценировкасын куючы-режиссер Мәсәлим Күлбаев эшләгән, ул спектакльнең жанрын «романнан бүлекләр» буларак билгеләгән.
28 май көне артистлар әлеге спектакль белән Свердловск өлкәсендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуны киң колач белән бәйрәм итүдә катнашу өчен Екатеринбургка гастрольләргә юл тотачак.
2019 елның көзендә Мостай Кәримнең юбилеена багышланган Театр декадасы уза. М.Кәрим исемендәге Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театры сәхнәсендә алты көн буе тамашачылар игътибарына театр репертуарындагы шагыйрь әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз