news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры милли драматургия буенча иҗат лабораториясе эскизлары күрсәтә башлады

“Алкыш” Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинар 29 апрельгә кадәр бара.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театрында “Алкыш” иҗат лабораториясе үз эшен Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча ясалган эскиз белән ачты.

Театр дүрт көн дәвамында татар драматургларының биш пьесасы буенча эскизлар күрсәтәчәк. Проектка Мансур Гыйләҗев, Зиннур Хөснияр, Салават Юзеев, Зөлфәт Хәким һәм Ркаил Зәйдулла әсәрләре алынган.

Бүген режиссёр Лилия Әхмәтова “Соңгы мираж” дип аталган романтик кыйссаның бер өлешен күрсәтте. Композитор – Гөлназ Закирова. Сценограф – Илгиз Останин.

Әсәрнең төп геройлары – бурлаклар. Вакыйга 1842 елгы көчле янгыннан соң Казанга товар кайтару белән бәйле.

“Алкыш” – Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I коллаборацион театраль лаборатория-семинар.

Эскизларга параллель рәвештә театраль журналистлар өчен лекцияләр каралган. Бүген 14.00 сәгатьтә Нияз Игъламов “Спектакльне анализлауга кереш. Рецензия жанрлары” дип аталган лекция укыячак.

Иҗат лабораториясе 29 апрельдә тәмамлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100