Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларының рәсми исемлеге игълан ителде
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, лауреатлар игълан ителә торган бәйрәм форматы үзгәртелде.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары рәсми рәвештә игълан ителде. Лауреатлар исемлеген Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:
Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);
Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);
«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина;
Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).
Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, лауреатлар игълан ителә торган бәйрәм форматы үзгәртелде. 26 апрельдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында бәйрәм фильм-концерты күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз