news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куйды

26 апрельдә республикада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне билгеләп үтелә.

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк куйды
tatarstan.ru

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәнге киңәшмәдән соң Габдулла Тукай исемендәге скверда булды һәм биредә бөек татар шагыйренең һәйкәленә чәчәк салды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Үзизоляция режимының бөтен җаваплылыгын аңлаган хәлдә, Рөстәм Миңнеханов әлеге традицион процедураны республика җитәкчелеге белән берлектә үткәрмәскә карар кылды. Президент һәйкәлгә үзе генә чәчәк куйды», - дип искәртте Галимова.

2020 елда бөек шагыйрьнең тууына 134 ел тула. Махсус санэпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә әлеге уңайдан массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. 26 апрельдә республикада шулай ук Туган тел көне дә билгеләп үтелә.

ТР Президенты артыннан скверга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бөек татар шагыйрен искә алырга килде. Шулай ук республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да һәйкәлгә үзе генә чәчәк куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot