news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукайның Instagram социаль челтәрендә үз сәхифәсе барлыкка килде

Проектның инициаторы - «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көнендә популяр социаль челтәрләрнең берсендә шагыйрьнең аккаунты барлыкка килде. Проектны «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте оештырган. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Туган тел көнендә (ул Татарстанда Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә) Instagram социаль челтәрендә бөек татар шагыйре һәм мәгърифәтчесенең шәхси сәхифәсе ачылды. Проектның инициаторы - «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте», - дип белдерделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Аккаунтта берничә фото урнаштырылган инде. Һәр фотоның астында Тукай шигыреннән өземтә китерелгән.

«Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре фикеренчә, шагыйрьнең социаль челтәр киңлекләрендә барлыкка килүе Тукай иҗатын яшьләр арасында популярлаштыру өчен кирәк. Моның үзизоляция вакытында әһәмияте аеруча зур, чөнки санэпидемиологик вазгыять шартларында бөек шагыйрьнең һәйкәле янына килеп, чәчәк куярга ярамый.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Габдулла Тукай скверына килеп, шагыйрь һәйкәленә чәчәк салуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100