news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Филармония һәм Марий Эл капелласы солистлары «Җиңү көне»н туган телләрендә башкарды

Идел буе федераль округында 9 Майга багышланган җыр марафоны башланды.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Марий Эл Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшәүче халыкларны бердәм коллективка берләштерә торган «Безнең Җиңү көне» халык акциясенә кушылды. Акция РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы белән үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Яков Эшпай исемендәге Мари дәүләт филармониясе, шулай ук А.И.Искәндәров исемендәге Мари дәүләт хор капелласының әйдәп баручы солистлары, «Марий кундем» халык уен кораллары оркестрына кушылып, «Җиңү көне» җырын үз туган телләрендә башкарды.

Ролик үзизоляция режимы кертелгәнче яздырылган. Артистлар фон сыйфатында Марий Эл башкаласындагы Мәдәният һәм ял паркын, С.Г.Чавайн бульварын, Ленин исемендәге мәйданны, Сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре батырларына Дан аллеясын, Кече Кокшага елгасы яр буен һәм Благовещение манарасы каршындагы мәйданчыкны сайлаган.

«Җиңү көне» җырын мари телендә башкарырга дигән тәкъдим килгәч, бездә ни өчен аны милли телдә җырлаячакбыз дигән сорау тумады, бу минем өчен дә, башкалар өчен дә зур мәртәбә. Безнең гап-гади мари авылларында туган бабаларыбыз үз туган телләрендә сөйләшкән һәм фикер йөрткән, төрле республикалардагы кардәшләре белән бергә җиңү таңын якынайткан», - диде капелла солисты Светлана Яндукова.

Җиңү символына әверелгән җырның рус һәм мари телләрендә яздырылган видеоролигы телевидение һәм радиода трансляцияләнәчәк, шулай ук #ФлешмобНашДеньПобеды, #ПесниПобедыПФО #НашДеньПобеды хэштеглары белән популяр социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

«Татар-информ» агентлыгы Мордовиядә 9 Май уңаеннан «Җиңү көне» җырын рус, мукшы һәм эрзя телләрендә башкарулары хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100