news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чуашстан татарлары «Без - Тукайлы халык» бәйрәм-флешмобына кушылырга чакыра

Флешмобка Тукай шигырьләрен сөйләгән видеоязмалар кабул ителә.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чуашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган «Без — Тукайлы халык» бәйрәм-флешмобына катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерә. Бу хакта автономия җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов хәбәр итә.

«Флешмобка 127 кеше кушылды. Бүген — Тукаебызның туган көнендә әлеге чара 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Милләтебез файдасына хәерле һәм саваплы эшләр эшләргә кирәк», — ди Фәрит Гыйбатдинов

«Татар теленә кирәкле мохит һәм аңа мәхәббәт тудырып, нәселдән нәселгә дәвам итәргә кирәклеген аңлыйбыз. Һәр гаилә татар телен дәвам итүне үз өстенә алырга тиеш. Тукай — милләт символы, шуңа күрә татар теленә багышланган „Без — Тукайлы халык“ бәйрәм флешмобын уздырабыз», — дип аңлата ул.

Флешмобка видеоязмалар 89061365460 номеры Ватсабына кабул ителә. Катнашучыларга автономиянең дипломнары тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100