news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады

Указ имзалаган көннән үз көченә керә

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады.

Документ нигезендә дәүләт премияләре түбәндәге кешеләргә бирелә:

Исмәгыйлев Нәҗип Фәйзрахман улына (Нәҗип Нәккаш) - Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шәмаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылында урнашкан мәчет дизайннары өчен;

Моратов Газинур Васикъ улына (Газинур Морат)  «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен.

Түбәндәге авторлар кергән иҗат коллективына: Артамонов Илья Николаевич (проектлаучы рәссам), Леухин Александр Петрович (проектлаучы рәссам), Вәлиуллин Фәрит Рәшит улы (монументчы рәссам), Шиһабетдинов Рәшит Садри улы (монументчы рәссам), Щетинин Игорь Васильевич (монументчы рәссам), Ситдыйков Айрат Габит улы (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Хәйретдинов Рамил Равил улы (Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Бугров Дмитрий Геннадьевич (археолог, тарих фәннәре кандидаты).
«Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл» киң мәйдандагы сәнгати экспозиция инсталляциясе өчен.

Премияләрне бирү турындагы Указ ТР Президентының рәсми сайтында урнаштырылган һәм имзаланган көннән үз көченә керә. ТР Министрлар Кабинетына әлеге Указны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны финанслау йөкләнгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot