news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Композитор Рим Хәсәнов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде

Рим Хәсәнов 400дән артык җыр, баллада һәм романс авторы.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Танылган композитор Рим Хәсәнов Россия Мәдәният хезмәткәре көнендә Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

«Минем башкала турында яңа җырым бар, анда да һәр Уфа кешесенә кадерле булган герой Салават Юлаев белән бәйле урын телгә алына, — ди Рим Хәсәнов. Республика башлыгы кулыннан шундый бүләк алу зур горурлык. Бәяләүегез өчен рәхмәт! Эшләвебезне дәвам итәчәкбез», - диде ул. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Рим Хәсәнов — легендар композитор, 400дән артык җыр, баллада һәм романслар авторы, Уфа шәһәренең мактаулы гражданины, Композиторлар берлеге һәм Язучылар берлеге әгъзасы.

Күптән түгел композитор 75 яшьлеген билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100