news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең Салагыш авылында Нәүрүз бәйрәмен тел йотарлык ботка пешереп каршы алдылар

Салагыш мәктәбендә «Хуш киләсең, Нәурүз!» дип исемләнгән бик күп чаралар узды.

Әгерҗенең Салагыш авылында Нәүрүз бәйрәмен тел йотарлык ботка пешереп каршы алдылар
https://agryz.tatarstan.ru/

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Әгерҗенең Салагыш мәктәбендә «Хуш киләсең, Нәурүз!» дип исемләнгән бик күп чаралар узды. Бәйрәм әдәби- музыкаль иртәдән башланды. Бу чарада «Дуслык» түгәрәгенә йөрүче һәм башка укучылар бәйрәм уңаеннан җырлар һәм биюләр башкардылар. Бәйрәмгә Нәрүзбикә һәм Кыш бабай да килгән иде. Алар үзара көч сынашты һәм ахырда кыш үзенең китәргә тиешлеген кабул итте.

Уразай башлангыч сыйныф укучылары да, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәме оештырды. Индира апа укучыларга «Нәүрүз» бәйрәме турында анлатты, матур итеп бәйрәм турында сөйләде. Бәйрәм барышында «Ярманы таны» исемле уен уйнадылар. Бу турыда Әгерҗе муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кәүфия апа Тукаеваның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Пешекче Әнсәрия апаның бәйрәмгә җыелган ярмалардан пешергән боткасы «телне» йотарлык тәмле булды.

Шулай ук башлангыч сыйныф укучылары «Нәүрүз» бәйрәме үткәрде. Балалар бакчасына да Нәүрүз әйтеп керделәр. Очрашу күңелле җыр, бию, шигырьләр белән үрелеп барды. Нәниләр Нәүрүз кызы кәрзиненә алып килгән ярмаларын салдылар. Күңелле бәйрәм өчен рәхмәт әйтеп калдылар.

Алга таба бәйрәм музейда дәвам итте. Хәлимә апалары бәйрәм тарихы белән таныштырды, Нәүрүз әйтүче укучыларга укуларында уңышлар теләп күчтәнәчләр өләште. Бәйрәмнән 11 сыйныф укучылары да читтә калмады. Эльвира, Эльза, Вәзилә апалары да күчтәнәчләр белән килгән иде.

Шат балаларның юлы ашханәдә тәмамланды. Аш — су осталарына да бәйрәм программасын тәкъдим иттеләр. Тәмле ашлар пешерүдә уңышлар теләп җыелган ярмаларын калдырып чыктылар. Тәнәфестә төрле ярмаларны кушып пешерелгән Нәүрүз боткасы белән барлык мәктәп укучысы сыйланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100