news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Нур» театрында Зифа Кадыйрова әсәре буенча «Фатыйма» спектаклен әзерләгәннәр

Театрда мондый премьера инде күптән булмаган, аны актерлар да, тамашачылар да көткән.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында журналистларга Зифа Кадыйрова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен күрсәттеләр, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы.

Спектакль тәмамланганнан соң артистлар, режиссер һәм спектакльнең музыкаль бизәлешен тәэмин итүче, «Нур» театрының баш режиссеры Азат Җиһаншин, спектакльне сәхнәгә куюда катнашкан кешеләр һәм журналистлар белән бергә фикер алышкан.

«Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең спектакль хакындагы фикере уртак булган: бу эш — „Нур“ театры тормышында яңа этап. Биредә мондый премьера инде күптән булмаган, аны актерлар да, тамашачылар да көткән», диелә бу хәбәрдә.

«Башинформ» агентлыгы хәбәрчесе Зифа Кадыйрованың нәкъ менә бу повестен сайлау сәбәбен, идея авторы турында сорау биргән.

Баш режиссер сүзләренчә, барысы да көтелмәгәндә булган, бу эшне планлаштырылмаган.

«Башкорт театрында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров белән очраштык, ул Учалы районының Ахун авылында туып үскән язучы Зифа Кадыйрова турында сөйләде. „Фатыйма“ повестен укып кара әле, аннан яхшы спектакль чыгарга тиеш, ди. Һәм миңа шул китапны бирде. Мин аны укып чыктым, артистларга да укырга бирдем, барысына да ошады һәм бу әсәрне сәхнәгә куячакбыз дигән уртак фикергә килдек», — ди Азат Җиһаншин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100