news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театр сәнгате белгече Илтани Илялованың яңа китабы чыкты

«Всю жизнь с театром» китабы рус телендә нәшер ителгән.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Казанның «Ак бүре» нәшриятында театр сәнгате белгече Илтани Илялованың яңа китабы чыкты.

Татарстан Язучылар берлеге хәбәр иткәнчә, «Всю жизнь с театром» китабы рус телендә нәшер ителгән. Яңа басмада күренекле актерларның иҗаты һәм тормыш юлы тасвирлана.

Әлеге басмада шулай ук спектакльләр, авторның туганнары һәм якыннары турында да белешмә тупланган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100