news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга Нәүрүз бәйрәмендә ат чабышы үткәрергә җыеналар

Быел Нәүрүз бәйрәмендә 5 меңнән артык кеше катнашкан.

Киләсе елга Нәүрүз бәйрәмендә ат чабышы үткәрергә җыеналар
Абдул Фархан/архив

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Киләсе елга Казанда Нәүрүз бәйрәмендә ат чабышы үткәрергә ниятлиләр. Быелгы Нәүрүздә катнашучылар күп булу сәбәпле, оештыручылар шундый карарга килгән.

«21 март көнне республикада иң зур Нәүрүз булды. Быел бәйрәмдә 11 оешма белән беррәттән, дүрт илнең генконсулы да катнашты. Казан ипподромында 5 меңнән артык кеше җыелды. Халык күп булу сәбәпле, киләсе елга кунаклар да карасын өчен, ипподромда ат чабышы уздыру ниятләнә», — диде Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. 

Аның сүзләренчә, бәйрәм кунаклары күп булу сәбәпле, быел парковкада урын җитеп бетмәгән.

«Машина куярга да урын җитмәде. Быел бәйрәм вакытында бер парковка гына ачык иде. Киләсе елга икенчесен дә ачачакбыз», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100