news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара туган якны өйрәнү музеена солдатның 1941 елгы хатын тапшырдылар

Хәзерге вакытта музей фондында 36 фронт хаты саклана.

Кукмара туган якны өйрәнү музеена солдатның 1941 елгы хатын тапшырдылар
Алсу Гатауллин

(Кукмара, 26 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмара туган якны өйрәнү музеена солдатның 1941 елгы хатын тапшырдылар. Хатның күчермәсе Татарстан Милли архивына җибәреләчәк һәм Бөек Ватан сугышы виртуаль музеена урнаштырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Тарихи хәтер» проектын тормышка ашыру кысаларында, бүген сугыш еллары хатларын Кукмара туган якны өйрәнү музеена тапшырдылар. Музей фонды солдат Габдрахман Дәүләтшинның хаты белән тулыланды. Аны оныклары Илсөяр Гарифуллина һәм Азат Дәүләтшиннар алып килде. Ул 1941 елда язылып, хатыны Хәдичәгә, балалары Рәйсә, Мансур, Рәшидә һәм Шамилгә адресланган. Габдрахман ага Кәчимир авылында туып-үсә, 1941 елда фронтка алына. Ә 1942 елның 3 апрелендә Смоленск өлкәсендә һәлак була.

Хәзерге вакытта музей фондында 36 фронт хаты саклана. Аларның зур өлешен музейга солдатларның туганнары алып килгән.

«Теләге булган һәркем фронтовик-туганнарының хатларын Туган якны өйрәнү музеена тапшыра ала. Төп нөсхәләр бездә сакланачак, ә күчермәләре Татарстан Милли архивына җибәреләчәк һәм Бөек Ватан сугышы виртуаль музеена урнаштырылачак», — ди музей хезмәткәрләре.

Бөек Ватан сугышына Кукмара районыннан 18 меңнән артык кеше китә. Шуларның 11 меңгә якыны һәлак була һәм хәбәрсез югала. 7 меңгә якын кеше җиңеп, туган якларына әйләнеп кайта.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100