news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда Мәҗит Гафуринең 140 еллыгы бәйрәм ителәчәк

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров шул турыдагы боерыкны имзалады.

Башкортстанда Мәҗит Гафуринең 140 еллыгы бәйрәм ителәчәк
kiziltan.rbsmi.ru

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров быел халык шагыйре Мәҗит Гафуринең 140 еллыгын бәйрәм итү турындагы боерыкка имза куйды. Бу турыда «Кызыл таң» газетасында хәбәр ителә.

Шагыйрьнең юбилеена багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү планын эшләү өчен оештыру комитеты төзеләчәк.

Совет башкорт һәм татар әдәбияты классигы исеме республикада Гафури районы, Уфада урамнар һәм парк атамалары белән мәңгеләштерелгән.

Аның исеме Башкорт дәүләт академия драма театрына бирелгән, театр алдында әдәбиятчы һәм драматургка һәйкәл куелган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100