news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертлар сериясен дәвам итә

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертын үзлектән изоляцияләнүчеләргә ярдәм итү йөзеннән үткәрә.

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертлар сериясен дәвам итә
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Коронавирус булу сәбәпле, республиканың популяр артистлары чыгышларын, гастрольләрен туктата, онлайн концертлар сериясен ачып җибәрә. Бүген #Айдадомой онлайн-концертлар сериясен Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дәвам итә

Концертның туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелә.

Проект, коронавирус таралу сәбәпле, карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Татарстанның халык артистыСалават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында даими рәвештә трансляцияләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100