news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән кызлары ике бәйгедә җиңгән

Талия Заһретдинова һәм Диләрә Шәйдуллина икешәр бәйгедә җиңеп, 1 дәрәҗә лауреат булган.

Чирмешән кызлары ике бәйгедә җиңгән
балалар сәнгать мәктәбе архивыннан

(Чирмешән, 26 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннең балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары Талия Заһретдинова һәм Диләрә Шәйдуллина икешәр бәйгедә җиңеп, 1 дәрәҗә лауреат булган.

Талия балалар һәм укытучылар өчен «Алтын балык» Бөтенроссия, вокал һәм музыка иҗаты «Калипсо» Халыкара бәйгеләрдә сәләтен сынаган. Шул ук бүлектә өстәмә белем алучы Диләрә исә «Рояль — 2021» Халыкара фортепиано һәм «Алтын балык» Бөтенроссия бәйгеләре җиңүчесе булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100