news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Роберт Галиевны соңгы юлга озаталар

Роберт Галиев туган авылылы зиратына - Теләче районы Максабаш авылына җирләнәчәк.

Бүген Роберт Галиевны соңгы юлга озаталар

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан дәүләт аграр университетында Студентлар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны соңгы юлга озату мәрәсиме бара.

  • Әлеге чараны «Татар-информ» сайты онлайн күрсәтә.

«Театрыбыз ятим калды. Роберт абыебызның исеме институтыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язылыр», — диде Аграр университетның беренче проректоры Булат Җиһаншин.

Роберт Галиевны соңгы юлга озатырга Камал театрының күренекле артистлары Илдар Хәйруллин, Әсгать Хисмәтов, режиссер Раушан Шәриф һәм башкалар килгән иде.

Роберт Галиев туган авылы зиратына — Теләче районы Максабаш авылына җирләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot