news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе онлайн күрсәтелә

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировка - 80 яшь.

Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе онлайн күрсәтелә
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировның юбилей кичәсе үтә. Кичәне театр онлайн күрсәтә.

Кичә программасында — спектакльләрдән өзекләр һәм актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар. Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры — Радик Бариев.

Әзһәр Шакировка - 80 яшь. Ул Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Киң диапазонлы, көчле драматик артист.

Башлана — 19.00 сәгатьтә. Онлайн карау өчен сылтама — https://www.youtube.com/watch?v=_V3gzUruXU4&feature=youtu.be


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100