news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар музейларга күбрәк йөри башлаган

2019 елда 1,4 млннан артык бала музейда булган.

Татарстанда балалар музейларга күбрәк йөри башлаган
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда балалар музейларга күбрәк йөри башлаган. Халык өчен өстенлекле юнәлешләр буенча 2019 елга нәтиҗәләр турында мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова иҗтимагый совет әгъзалары һәм экспертларына хәбәр итте.

2019 елда дәүләт һәм муниципаль музейларына 6,94 млн кеше килгән. Шуларның 1 401 771е — 16 яшькәчә балалар. 2018 елда бу сан 6,9 млн. булган. Балалар 1,1 млн.ны тәшкил иткән. Димәк, музейга йөрүче балалар саны 17 проценттан 20 процентка җиткән.

Юлия Әдһәмова 2019 елның 1 июненнән 18 яшькәчә балалар музейларга бушлай кертелүен искәртеп үтте. Бу экскурсиясез булган очракларда. «Бу Татарстанда беренче тапкыр», — дип искәртеп узды ул.

«Моңа бәйле рәвештә музейларның кеременә күз салсак, вазгыять төрлечә. 14 музейның унысына бюджеттан тыш кереп арткан. Мәсәлән, ТР Милли музее, Казан Кремле музей тыюлыгы. Бу максатчан аудитория белән эшли белүгә бәйле», — дип аңлатты Юлия Әдһәмова.

2019 ел башында министрлык үз алдына музейга йөрүче балалар санын арттыру максатын куйган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100