news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мостай Кәрим әсәре буенча «Сеңел» фильмы халыкара кинофестивальдә гран-при алды

Юбилей фестивале Калуга өлкәсенең 11 шәһәрендә узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча режиссер Александр Галибин төшергән «Сеңел» фильмы «Очрашу» Сретенск XV Халыкара православие кинофестивале Гран-приен алды. Иң яхшы ир-ат роле өчен бүләк фильмда Җәмил ролен башкарган Арыслан Крымчуринга бирелгән. Бу турыда ТАССка сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Кинофестивальне ябу тантанасы Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендә узды. «Очрашу» кинофестивале 2006 елда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Россия кинематографистлар берлеге, Калуга һәм Боровский митрополиты Климент фатихасы белән оештырылды. Фестивальнең максаты — киносәнгать ярдәмендә православие яшәү рәвешен күрсәтү.

Юбилей фестивале Калуга өлкәсенең 11 шәһәрендә узды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Конкурс программасына дөньяның 11 иленнән 75 фильм керде, алар арасында Белоруссия, Сербия, Швеция, Израиль, Швейцария, конкурстан тыш тагын 50 картина тапшырылды. Кинофестивальгә 18 илдән барлыгы 300дән артык гариза бирелгән.

«Сеңел» хәрби драмасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге Фонд ярдәмендә «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильм 2019 елның 19 сентябрендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына экраннарга чыкты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100