news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучылар берлеге Тукай премиясенә Флера Гыйззәтуллина һәм Ләбиб Леронны тәкъдим итә

Бүген Берлекнең идарә утырышы остаханәләрдән Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген караган.

Язучылар берлеге Тукай премиясенә Флера Гыйззәтуллина һәм Ләбиб Леронны тәкъдим итә

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлеге Тукай премиясенә ике кешене — Флера Гыйззәтуллина белән Ләбиб Леронны тәкъдим итә.

Бүген Берлекнең идарә утырышы остаханәләрдән Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген караган. Яшерен тавыш бирү юлы белән шушы ике язучы сайлаган. Алар күпчелек тавышка ия булган.

«Берлек остаханәләренең берләштерелгән утырышында алты кандидат каралган иде. Чаллы бүлекчәсеннән дә икене тәкъдим иттеләр. Шулай итеп бүген сигез кандидат арасыннан сайладык», — ди Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла.

Флера Гыйззәтуллинаның да, Ләбиб Леронның да Тукай премиясенә беренче генә тәкъдим ителүе түгел. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100