news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Остазбикә» фильмы Әфган киносы фестивалендә Россиядән иң яхшы мөселман фильмы булды

Мөселманнарның хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин «Татаркино» оешмасын һәм Миләүшә Айтуганованы җиңү белән котлады.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татар язучысы Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган «Остазбикә» фильмы «Ладжвард» Әфган киносы фестивалендә «Россиядән иң яхшы мөселман фильмы» дип табылды. Фильмның продюсеры «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, конкурс 2020 ел ахырында беренче тапкыр Әфганстан Ислам Республикасында уза, аның максаты — Әфган кинематографын торгызу. 210 картина тәкъдим ителгән, аларның 55ен жюри әгъзалары алга таба катнашу өчен сайлап алган.

Милли характерга карамастан, кинофестивальдә халыкара катнашучылар да үз эшләрен тәкъдим итте. Мөселманнарның хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин «Татаркино» оешмасын һәм Миләүшә Айтуганованы җиңү белән котлады.

«Бу бүләк Көньяк Азия илләрендә, шул исәптән Әфганстан Ислам Республикасында яшәүче татарлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Мәдәният кешеләрне сәяси һәм икътисади кыенлыкларга карамастан якынайта, тынычлык урнаштыру миссиясенә ия», — дип искәртте Хәбибуллин.

Ул шулай ук Татарстан Республикасының киләчәктә дә көнбатыш һәм көнчыгышны якынайту өчен күперләр төзиячәгенә, XX гасыр уртасында барлыкка килгән икътисади һәм мәдәни элемтәләрне торгызуга һәм үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100