news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире итеп Рәзинә Исмәгыйлева билгеләнде

Рәзинә Исмәгыйлева озак еллар «Сабантуй» («Яшь ленинчы») газета-журналында эшләгән журналист буларак билгеле.

«Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире итеп Рәзинә Исмәгыйлева билгеләнде

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәгендә чыгарыла торган «Түгәрәк уен» журналына яңа баш мөхәррир билгеләнгән — бу вазифа журналист Рәзинә Исмәгыйлевага йөкләнгән. Мәгълүматны яңа баш мөхәррир үзе раслады.

«Сөйләшүләр күптән барса да, бу вазифама шушы көннәрдә генә керешә алдым. Әлегә журналны һәм аның мөмкинлекләрен өйрәнәм. Халкыбызның милли мирасына — фольклорына, традицияләренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына бәйле язмалар журналның нигезен тәшкил итә иде, алга таба да шул юнәлешне дәвам итәчәк», — диде Рәзинә Исмәгыйлева.

Ул дөньяның төрле тарафларында яшәгән татарларның мәдәни тормышын яктыртырга теләвен әйтте. Журналны гаилә альманахы итү — буыннан буынга тапшырылган һөнәрләр, һөнәрчеләр турында язу, яшь осталарны барлау, балалар иҗатына урын бирү, гаилә белән укый алырлык язмалар урнаштыру да каралган. Хәзерге вакытта журнал тирәсендә кызыклы авторларны җәлеп итү буенча актив эш бара.

ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Исмәгыйлева «Сабантуй» («Яшь ленинчы» газетасы) газета-журналында 35 ел эшләде. Соңгы ярты елда редакциядән китеп, Австралиядә яшәде. Авыл тарихларына багышланган 7 китап авторы.

2019 елда ТР Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова эшеннән киткәннән соң, яңа директорның эш алымнарыннан ризасызлык белдереп, «Түгәрәк уен» журналының баш мөхәррире Илсөяр Иксанова эшеннән китүе турында белдергән иде.

«Түгәрәк уен» журналы елга дүрт тапкыр чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100