news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида язучы Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулуга багышланган кичә узды

Үзәк китапханә хезмәткәрләре аның әсәрләреннән өзекләр укыды, әдәби иҗаты белән таныштырды, күргәзмә оештырган.

Лениногорскида язучы Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулуга багышланган кичә узды
Айсылу Габбасова

(Лениногорск, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы», Гөлназ Хәйретдинова). Лениногорскиның туган якны өйрәнү музеенда «Өлешемә тигән көмешем» дип исемләнгән, якташ язучыбыз Җәмит Рәхмовның тууына 85 ел тулуга багышланган кичә узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Очрашуга аның тормыш иптәше Галия апа Рәхимова, аларның уллары Камил Рәхимов һәм бик күп кунаклар килгән иде. Алар арасында иҗат әһелләре, язучылар, укытучылар бар иде.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова якташыбыз Җәмит аганың бай мирас калдырып киткәнен әйтте.

Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шәһиев, «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, журналист Наил Шәрифуллин язучы турында җылы сүзләр әйттеләр.

Керкәле мәктәбеннән килгән укытучы Дилә Мулләхмәтова мәктәптәге үзенчәлекле музейның Җәмит агага багышланган булуын, «Рәхимов уку»лары турында сөйләде. Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре аның әсәрләреннән өзекләр укыды, әдәби иҗаты белән таныштырды, күргәзмә оештырган.

Һәркем Җәмит Рәхимов турында истәлекләре белән уртаклашты, тагы бер кат әлеге бөек шәхеснең бай мирасын күзаллап чыкты.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100