news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры Таңбатыр турында әкият чыгарды

Пьеса авторы Мансур Гыйләҗев спектакльнең режиссеры Олег Кинҗәгуловны бик талантлы, өметле яшь режиссер дип саный.

Камал театры Таңбатыр турында әкият чыгарды
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының яшь режиссеры һәм яшь артистлары балалар өчен «Таңбатыр» әкиятен чыгарды. Спектакль декабрь азагына кадәр тетарның Кече залында күрсәтелә.

Пьесаны театр тәкъдиме буенча Мансур Гыйләҗев язган, спектакльнең режиссеры Олег Кинҗәгулов. Хореограф буларак Нурбәк Батулла чакырылган. Сәхнәгә куючы рәссам — Казан сынды сәнгать училищесы студенты Ләйсән Хөсәенова, Сергей Скомороховның укучысы.

Спектакльнең композиторы — Эльмира Галимова. Әмма режиссер композиторның эшенә өстәп, спектакльнең башында һәм финалында ритуаль музыка керткән. Моны ул үзе өчен әкиятнең йолага, ритуалга тиң кабул ителүе белән аңлатты.

Залда пьеса авторы Мансур Гыйләҗев та бар иде. Ул пьесага шактый үзгәрешләр кертелүен, гадиләштерелүен әйтте. Авторга спектакль бик охшаган. Ул Олег Кинҗәгуловны бик талантлы, өметле яшь режиссер дип саный.

Спектакль Таңбатырның җир асты патшалыгыннан патша кызын коткаруы турында. Әмма патша кызына гашыйк булган абыйсы Кичбатыр Таңбатырның аякларын кисеп коеда калдыра. Әсәрнең төп герое Таңбатыр булса да, спектакль бер әкият белән генә чикләнмәгән. Батыр егеткә Күсе рәвешенә кереп язмышы ярдәм итә.

Театр спектакльне 6+ тамгасы белән чыгарган. Ул аны гаилә белән карау өчен дип тәкъдим итә.


Галерея: Премьера спектакля Танбатыр, детская сказка
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100