news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Диния нәзарәте яшьләр өчен 19 проектны тормышка ашырды

Мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып тора.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елда Диния нәзарәте тарафыннан яшьләр өчен 19 проект тормышка ашырылды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим башлангычлар рәтендә — Кышкы һәм Җәйге мөселман яшьләре форумнары, «Ислам. Беренче адымнар» бер көнлек мәктәбе, «Мөселман яшьләренең фикер алышу клубы», «Мөслимәләр мәктәбе», татар телендә «Яшь вәгазьче» дини бәйгесе, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит», «Чиста мәчет» хәйрия акциясе, джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры, диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, 2019 елда кайбер проектлар яңартылып камилләшү этапларын үтте. «Яшь килен», «Лекторий», «IMAN», хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» дип исемләнгән экспресс-курслар өстәлде.

Мөселман волонтерлары хәрәкәтен үстерү Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аеруча мөһим юнәлеше булып тора. Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары базасында меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның яше — 14 яшьтән 80 яшькә кадәр. Волонтерлар ел саен традицион Республикакүләм ифтарны, Изге Болгар җыенын оештыруда, «Рамазан — изге гамәлләр ае» акциясен үткәрүдә, гошер сәдакасын җыюда һәм таратуда катнаша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100