news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сания Әхмәтҗанованың яңа китабына төрле телләрдән тәрҗемә әсәрләре тупланган

«Язмышлар такыясы» басмасында шигырьләр, поэмалар, тарихи цикллар урын алган.

Сания Әхмәтҗанованың яңа китабына төрле телләрдән тәрҗемә әсәрләре тупланган
Илнар Төхбәтов

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан китап нәшриятында шагыйрә Сания Әхмәтҗанованың «Язмышлар такыясы» дип аталган яңа китабы чыкты. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итте.

Китапта авторның соңгы елларда иҗат иткән лирик-фәлсәфи шигыръләре, поэмалары, «Арча йолдызлыгы» лиро-эпик триптихы, берничә лиро-эпик циклы һәм кырым-татар, карачай, балкар, төрекмән телләреннән тәрҗемәләре кергән.

Китап Казан шәһәре һәм муниципаль район китапханәләренә таратылачак.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ЯЗМЫШЛАР ТАКЫЯСЫ ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫНДА ШАГЫЙРӘ САНИЯ ӘХМӘТҖАНОВАНЫҢ ЯҢА КИТАБЫ ЧЫКТЫ. Китапта авторның соңгы елларда иҗат иткән лирик-фәлсәфи шигыръләре, поэмалары, "Арча йолдызлыгы" лиро-эпик триптихы, берничә лиро-эпик циклы һәм кырым-татар, карачай, балкар, төрекмән телләреннән тәрҗемәләре кергән. Китап Казан шәһәре һәм муниципаль район китапханәләренә таратылачак. Язмышлар такыясы : шигырьләр, поэмалар, тарихи цикллар/Сания Әхмәтҗанова, Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. - 271 б. #китап #санияәхмәтҗанова #язмышлартакыясы #мәдәниятминистрлыгы #язучыларберлеге #шагыйрь. #татартеле #тугантел #татарстан #санияахметзянова #татарстанкитапнәшрияты

Публикация от Сания ГӘРӘБӘ/ ӘХМӘТҖАНОВА (@saniye_gerebe)

«Язмышлар такыясы» җыентыгына төрле елларда язылган шигырьләр, поэмалар, тарихи цикллар тупланган.

Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot