news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда микрофонсыз концерт куелачак

Тамаша киләсе елга 13 апрельдә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында булачак.

Казанда микрофонсыз концерт куелачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда яңа тарихта беренче тапкыр микрофонсыз концерт куелачак. Бу хакта Ваһапов исемендәге фонд җитәкчесе Рифат Фәттахов хәбәр итә.

«Тавышның матурлыгын бетерүче беренче әйбер — микрофон. Бер яктан микрофон зур прогресс булса, икенче яктан тавышның матурлыгына зур зыян салды. Микрофон вокал сәнгатен механикалаштыруга китерде. Безнең һәр концертыбыз микрофонсыз булыр димибез, әмма үрнәк һәм эксперимент буларак, бер проектны тормышка ашырып карарга булдык», — ди Рифат Фәттахов.

«Без Ваһапов традицияләренә турылыклы фестиваль. Ә Ваһапов бит ул микрофонга бик аз җырлаган. Ул тавышсыз җырчыларны „микрофонга өрә“ дип әйтә торган булган. Ул стаионнарда микрофонсыз җырлый алган», — ди ул.

Концерт оркестр белән һәм хор белән барачак. Аранжировка булмас дип уйланыла. Оркестр, баяннар, рояль, акапелло, дип вәгъдә итә оештыручылар. Концертта Илһам Вәлиев, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Насыйбуллиннар катнашасы билгеле.

Микрофонсыз концерт — Ваһапов исемендәге фестивальнең гала-концерты. Тамаша 2020 елның 13 апреленә планлаштырыла. Ул Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында булачак.

Концертның сәнгать җитәкчесе — ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова, генераль продюсер — Рифат Фәттахов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100