news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Ике аккош» конкурсы Фәридә Кудашева иҗатына багышланачак

Конкурска йомгак ясау онлайн-форматта 10 декабрьдән соң узачак.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда «Ике аккош» конкурсы Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы Фәридә Кудашева һәм  РСФСРның атказанган артисты Бәхти Гайсин иҗатына багышланачак.

«Ике аккош — 2012» елдан башлап ике номинация — «Инструменталь башкару» һәм «Вокал» буенча үткәрелә торган конкурс-фестиваль. Конкурста үзешчән башкаручылар катнаша, дип хәбәр итә «Башинформ».

Фестивальгә ике номинация буенча йомгак ясау онлайн-форматта 10 декабрьдән соң узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100