news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьскийдагы «Уйна, гармун!» бәйрәмен «Культура» каналы трансляцияләячәк

Халык бәйрәмендә 19 районнан йөздән артык гармунчы катнашачак.

Октябрьскийдагы «Уйна, гармун!» бәйрәмен «Культура» каналы трансляцияләячәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан Республикасы «Татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе Римма Үтәшева Октябрьский шәһәрендә «Уйна, гармун» халык бәйрәмендә йөздән артык гармунчы катнашачагын әйтте. Бәйрәмдә була алмаганнар өчен культура.рф каналында 14:00 сәгатьтә туры трансляция булачак. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Уйна, гармун» халык бәйрәмен уздыруның масштабы милли мәдәнияткә карата кызыксынуны арттыру, милли музыка уен коралларында башкару осталыгын популярлаштыру һәм камилләштерү өчен юнәлтелгән. Иң мөһиме — туган мәдәниятебезгә, туган ягыбызга һәм халкыбызга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Бәйрәмдә катнашу бушлай, теләгән һәркем кушыла ала», — диде ул.

Римма ханым бәйрәмнең Төркмән дигән татар авылында башланачагын әйтте. «Бәйрәм уңаеннан, төш вакытында „Дуслык“ паркында агачлар утыртачакбыз. Гармунчылар өйдән-өйгә йөреп, төрле көйләр уйнап, 16:00 сәгатьтә „Нур“ театрына кадәр барып җитәчәк. Бәйрәм 15 еллап уза, аның дәрәҗәсе күтәрелде. Ул санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак», — диде ул.

«Моннан тыш, шул ук көнне „Җиз кыңгырау“ дип аталган фольклор ансамбльләр фестивале дә уздырылачак. „Уйна, гармун“ халык бәйрәме турында беренче тапкыр Россия Президенты грантына гариза биреп карадык һәм җиңеп чыктык. Бәйрәмгә Башкортстан хакимияте администрациясен, барлык районнарны чакырдык. Татарстан һәм Башкортстаннан 19 районнан гаризалар килде. Йөздән артык гармунчы булачак», — ди ул.

Римма Үтәшева әйтүенчә, бәйрәмгә татар милли фольклоры һәм халык башкару сәнгате жанрында эшләүче профессиональ һәм һәвәскәр коллективлар, берләшмәләр һәм солистлар, шулай ук традицион мәдәниятне иҗади яңарту белән шөгыльләнүче берләшмәләр, этно-тарихи реконструкция клублары, халык костюмы театрлары, декоратив-гамәли иҗат осталары һәм традицион халык кәсепләре осталары чакырыла.

«Безнең барлык проектлар халкыбызның матурлыгын, йөзен күрсәтә. Без ут күршеләр булып яшибез. Безнең халык горур һәм дуслыкны югары дәрәҗәгә күтәрә», — диде Башкортстанның «Татар милли-мәдәни автономиясе» рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100