news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Октябрьдә Нурбәк Батулланың «Sak-sok» перформансы хореографлар конкурсында катнаша

«Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Context. Diana Vishneva яшь хореографлар конкурсы финалында «Сак-Сок» бәете эскизы белән катнаша.

Октябрьдә Нурбәк Батулланың «Sak-sok» перформансы хореографлар конкурсында катнаша
Рамиль Гали

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). Октябрь аенда биюче Нурбәк Батулла Context. Diana Vishneva яшь хореографлар конкурсы финалында «Сак-Сок» бәете перформансы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта «Алтын битлек» театр премиясе иясе Андрей Кузьминга «100 процент Татарстан» проекты өчен биргән интервьюсында сөйләде.

«Соңгы җиңү —Context. Diana Vishneva яшь хореографлар конкурсы өчен безнең эскиз. Карантин вакытында видео җибәрдек, безне финал турына сайлап алдылар һәм без 14-15 октябрьдә Мәскәүдә, ә 18 октябрьдә Санкт — Петербургта үз эшебезне күрсәтәчәкбез», - диде Батулла. 

«Без Context өчен „Сак-Сок“ны татар бәете нигезендә ясыйбыз. Без сюжет ясамыйбыз, чөнки безгә әлеге әсәр белән бәйле рәвештә үз ассоциацияләребезне күрсәтү кызыграк», — диде ул.

Куелышта дүрт кеше катнашачак. Мәсәлән, брейкинг һәм хип-хоп белән шөгыльләнүче урам биючесе Марат Казиханов һәм «Әлиф»тә катнашкан вокалчы Таня Ефремова.

«100 процент Татарстан» онлайн-проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм ул 2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр узды.

Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100