news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Луиза Батыр-Болгариның «Хәтер манарасы» кантатасының премьерасы тәкъдим ителде

Кантатаны Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры башкарды.

Луиза Батыр-Болгариның «Хәтер манарасы» кантатасының премьерасы тәкъдим ителде
Владимир Васильев

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле композитор Луиза Батыр-Болгари Сөембикә манарасын безнең хәтер символы дип саный. Бүген Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында «Хәтер манарасы» кантатасының премьерасы тәкъдим ителде.

«Мин үз иҗатымда тарихи үткәнебезгә еш мөрәҗәгать итәм. Мине һәрвакыт безнең Болгар цивилизациясе кызыксындырды. Иҗатымда үткәнебездән башка киләчәк булмавын ассызыкларга тырышам. Кантатаның беренче өлешендә Сөембикә моңы булса, икенче өлеше героик итеп эшләнгән», — дип аңлатты Луиза Батыр-Болгари.

Луиза Батыр-Болгари әлеге әсәр буенча клип төшереләчәген, шулай ук Камера хоры репертуарына да алыначагын әйтте.

Тарихи-патриотик әсәр өчен текстларның авторлары Гөлназ Гарипова һәм Әнәс Хәсәнов. Ике әсәр «Хәтер манарасы» исеме астында берләштерелгән. Залда шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Әнәс Хәсәнов үзе дә бар иде.

«Хәтер манарасы» кантатасы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан иҗатчыларга Татарстан Хөкүмәте тарафыннан бирелгән грантлар хисабына иҗат ителгән.

Кантатаны Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры башкара. Ул бүгенге «Сугыш һәм тынычлык» концерт программасында бердәнбер татарча номер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100