news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда президент гранты хисабына «Борынгы Уфа» тарихи фестивален оештыралар

«Мин Уфаны өйрәнәм» тарихи-мәдәни проект президент гранты өчен федераль конкурста җиңгән.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 14 октябрьдә Уфада «Россия - минем тарихым» мультимедиа паркы базасында ел саен үткәрелә торган өченче «Борынгы Уфа» тарихи фестивале була. Ул президент грантлары федераль конкурсында җиңгән «Мин Уфаны өйрәнәм» тарихи-мәдәни проекты кысаларында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Оештыручылар бу көнне тарихи парк мәйданчыгы төрле һөнәр осталарын җыячак, дип хәбәр итә. Алар арасында чүлмәкчеләр, тимерчеләр, зәркәнчеләр, күннән эшләнмәләр ясау буенча белгечләр була. Шулай ук мастер-класслар оештырылачак.

«Мин Уфаны өйрәнәм» проекты кысаларында хәзерге вакытта онлайн форматта Уфаның сәнгать мәктәпләре укучылары арасында «Уфа белән бергә» дип исемләнгән пленэр уза. Балалар Башкортстан башкаласының тарихи үзәгендә урнашкан архитектура мирасы объектларын ясый.

«Борынгы Уфа» тарихи фестивален уздыру көнендә югары уку йортлары студентлары арасында тарихи квест оештырылачак. Квест һәм пленэр җиңүчеләре истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100