news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Шыгай авылында драматург Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды

Туган авылында артистның 60 яшьлек гомер бәйрәме дә якты хәтер чарасы буларак узды.

Апас районы Шыгай авылында драматург Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды
http://apastovo.ru/

(Апас, 25 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Апас районының Шыгай авылы клубында танылган драматург, язучы, артист Әмир Камалиев истәлегенә музей ачылды. Бертуган энесе Дамир Камалиев тырышлыгы һәм район башлыгы Равил Хисаметдинов теләктәшлеге белән ачылган музейда аның шәхси истәлекләре — сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, язмалары, мактаулы бүләкләре урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әмир Камалиев исән булса, аңа 60 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, узган елның 29 июнендә аның йөрәге тибүдән туктады. Туган авылында аның 60 яшьлек гомер бәйрәме дә якты хәтер чарасы буларак узды.

«Абыем үзенең 60 яшьлеген туган авылыбыз — Шыгайда зурлап билгеләп үтәргә хыялланды. Берничә ел элек әзерлек эшләрен дә башлады. Язмагандыр, күрәсең. Бүген аны хөрмәтләп, искә алып, бик күп иҗатташ, сәхнә дуслары, шәкертләре кайтты. Алар абыем турында матур хатирәләрен яңартып, бик күп җылы сүзләр яңгыраттылар. Барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез», — диде бертуган энесе Дамир Камалиев. 

Бирегә килгән кунаклар Әмир Камалиевның каберенә зиярәт кылды, аны олы хөрмәт белән искә алып, чәчәкләр салдылар. Быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әмир Камалиевның каберенә мәрмәр кабер ташы куелды. 

Искә алу чарасында Әмир Камалиевның әнисе Хәмсәнә апа да катнашты. 

«Газиз балаңны югалту хәсрәте бик ачы икән. Елый-елый күзләрем дә начар күрә башлады. Мондый хәсрәтләрне беркемгә дә күрергә язмасын. Улымны хөрмәт итеп килгән һәркемгә олы хөрмәтемне белдерәм, сламәтлек, күңел тынычлыгы телим», — диде Хәмсәнә апа. 

Уллары Сәйдәш белән Сәгыйть тә әтиләре турында җылы фикерләрен җиткерделәр. 

«Әтиебез безнең күңелләрдә мәңге яшәр, аны олы горурлык белән искә алырбыз», — диделәр алар. 

Әмир Камалиев районыбыз данын еракларга таныткан шәхес. Апаслылар аның белән горурланып яши. Район җитәкчелегенең олы хөрмәт белән искә ала. Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина Әмир Камалиев турында якты истәлекләрен яңгыратты. 

«Әмир абый Камалиев күңелләребездә мәңге яшәр. Аның исеме, иҗаты буыннан-буынга тапшырылып, мәңгеләштерелер дип ышанам», — дип белдерде ул. 

Әмир Камалиев Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туа. 1984 елда Мәскәүдә театр училищесына укырга керә. 1988 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли башлый. 1992 елда аның Аманулла псевдонимы астында язылган «Җәйге кырау» драмасы Чаллыда куела. Шуннан башлап төрле драмалар иҗат итә, җыентыклары чыга. Әмир Камалиев Аманулла псевдонимы белән иҗат итте.

Тулырак: http://apastovo.ru/news/m%D3%A9%D2%BBim-temalar/shygay-avylynda-dramaturg-mir-kamaliev-istlegen-muzey-achyldy

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100