news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә «Әни сүзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак

Экспозиция Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, шулай ук Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә «Әни сүзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак
http://shahrichalli.ru

(Чаллы, 25 август, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллының Үзәк шәһәр китапханәсендә 26 августта 16:00 сәгатьтә ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Чаллы дәүләт татар драма театры рәссам-декораторы Ләйсән Галимованың «Әни сүзе» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсенең ачылыш тантанасы була.

Экспозиция Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, шулай ук Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Аның иҗатында туган як тарихына, тарихи мирасына мәхәббәт чагыла.

«Әни сүзе» күргәзмәсе тукымаларда һәм графикта тәкъдим ителгән. Картиналарның тематикасы Татарстанның, республиканың күпмилләтле халкының тарихы һәм язмышы белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot