news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор музейларда туристик экскурсияләр үткәрергә рөхсәт итте

Санитар-эпидемиологик хәл яхшырса, башка чикләүләр дә йомшарачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Россия музейлары янә туристик экскурсияләр үткәрә ала. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Тыюны гамәлдән чыгару турында карар илдәге эпидемиологик хәлнең яхшыруына һәм РФ Мәдәният министрлыгының мөрәҗәгатенә бәйле кабул ителде.

Шулай итеп, туристик-экскурсия төркемнәре музейларга, музей-тыюлыкларга һәм сарай-парк музейларына керү мөмкинлеге алачак.

Әгәр санитар-эпидемиологик хәл яхшырса, башка чикләүләр дә йомшарачак, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot