news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр

Бөек Ватан сугышы көннәрендә дистәләгән мең ятим баланы үзенә сыйдырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы күрсәтеләчәк.

Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр
atnya-rt.ru/news/kon-temasi/tnd-min-sine-sagynam-filmyn-tsherlr-fotoreportazh-video

(Әтнә, 25 август, "Татар-информ", "Әтнә таңы", Сүрия Мингатина). Әтнәдә "Мин сине сагынам" фильмын төшерәләр. Бу фильм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан күрсәтеләчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кичә Олы Мәңгәр, Мөндеш басуларында сугыш вакытындагы урып-җыю күренешләрен төшерә башладылар. Моны сөйләп кенә аңлатып булмый. Шактый мәшәкатьле эш. Төшерүчеләргә дә, уйнаучыларга да шактый тирләргә туры киләчәк. Башкарып чыгачакларына ышаныч зур. 

Фильмда нәкъ менә Бөек Ватан сугышы көннәрендә дистәләгән мең ятим баланы үзенә сыйдырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы күрсәтеләчәк, тылдагы хезмәте турында сөйләячәк.

Әтнә районы җирләре, бигрәк тә Олы Мәңгәр, Мөндеш авыллары басулары, Рафис Сәләхетдинов җитәкләгән Олы Мәңгәр халык театры коллективы "Мин сине сагынам" фильмын төшерү төркемен һәм актерларын кабул итәчәк. Шулай ук үзләре дә бу фильмда төшәчәкләр, дип хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot